Балтач муниципаль районы башлыгының 8 Март бәйрәме белән котлавы

2025 елның 8 марты, шимбә

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез! Көннең яктылыгы – кояшта булса, тормыш гүзәллеге – хатын-кызларда! Ямьле язның беренче бәйрәме уңаеннан сезгә күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләремне һәм иң изге теләкләремне җиткерәм!

Хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Сез безне игелекле эшләргә рухландырасыз, тормышыбызга яктылык, нур һәм матурлык өстисез.Сез - эчке сизгерлек белән гаилә учагын, ана сөте белән канга сеңгән рухи хәзинәләребезне, мәдәниятебезне һәм туган телебезне саклаучылар. Без ярдәмегезне һәрдаим тоя килеп, бергәләп кыенлыкларны һәм сынауларны җиңә барабыз.

Кадерле хатын-кызларыбыз! Язның тәүге бәйрәме Сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечеләр бүләк итсен, якыннарыгызның җан җылысын, ихлас кайгыртуын, игътибарын тоеп яшәгез! Янәшәгездә һәрвакыт сезне аңлап, назлап торучы көчле затларыгыз, күкрәгегезгә кысып сөяр газиз балаларыгыз булсын! Яшәешегез һәрвакытта да шатлык белән тулып торсын, гаиләләләрегездә татулык, тигезлек булсын, йөзегездән елмаю, кулларыгыздан күркәм чәчәк бәйләмнәре төшмәсен! Бәйрәм белән Сезне!

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International