Иң матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан Балтач район мәдәният үзәгендә яз бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмдә 320 гүзәл хатын-кыз катнашты, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, волонтерлар һәм бүләкләнүчеләр бар иде.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин бәйрәм чарасына чакырылган хатын-кызларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Ул тантаналы рәвештә күп балалы ике анага – Фәнзилә Фаилевна Бариевага (Ципья авылы) һәм Ләйлә Магъфуровна Әхәтовага (Иске Ципья авылы) тәрбияләгән өчен «Ана даны - Материнская слава» Татарстан Республикасы медальләрен тапшырды. Шулай ук 2025 елның 7 мартында Казанда шәһәрендә Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миниханов тарафыннан “Ата-ана даны” медаль-ордены белән бүләкләнәчәк Әлфия Илдаровна Вафинага да чәчәкләр тапшырды.
Ватаныбыз азатлыгы сагында торучы батыр уллар үстергәннәре, аларга лаеклы тәрбия биргәннәре һәм Ватанпәрвәрлек хисләре утканнары өчен һәм быел 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче бертөркем әниләрне, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дигән республика конкурсында катнашучыларны һәм махсус хәрби операция барышында волонтерлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән 75 яшьтән өлкән апаларыбызны да хөрмәтләп Район башлыгы рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм чарасы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең матур җырлары белән үрелеп барды һәм Сосна авылы мәдәният йортының “Яратам бетте китте” спектакле белән дәвам итте.
Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен авыл җирлекләре җитәкчеләренә, ХЭС хезмәткәрләренә, мәдәният бүлеге, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә, район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.