26 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан, Балтач районы Үзәк китапханәсендә тормыш юлын, иҗатын яшәүнең бөтен матурлыгын тоючы, аны иҗаты аша китап укучыларга җиткерүче, тумыштан йөрәгендә шигырь уты йөртүче, яшәүнең үзеннән көч алып иҗат итүче шагыйрә Шәмсия Җихангирова белән җылы, эчкерсез, шигърият бәйрәме уздырылды. Шигърият сөючеләр, шагыйрьләр, китапханәчеләр, катнашында узган чара ике сәгать ярым сизелми дә бер дулкында узып китте. Шагыйрә китап укучылар белән ихлас аралашып, тирән мәгънәгә ия булган шигырьләрен сөйләде, күңел тибрәнешләрен сыйдырган җырларын бүләк итте. Туган ягының күңел матурлыгын, җан җылысын халкыбызның уртак рухи байлыгы иткән Шәмсия ханымга сүнмәс иҗат ялкыны гомерлек юлдаш булсын иде дигән теләктә, кабат очрашулар теләп саубуллашты Балтачлылар.