Конкурс

2025 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан итте.

     Конкурста 1-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар катнаша ала.

     Республика этабында җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр каралган:

     1-4 нче төркемнәрдә җиңүчеләргә конкурс дипломнары һәм истәлекле призлар: Станция Яндекс Макс - I урын өчен, Яндекс Станциясе - II урын өчен, универсаль наушниклар - III урын өчен (бер приз - беренче урын өчен, ике приз - икенче урын өчен һәм өч приз - өченче урын өчен);

     5 нче төркемдә җиңүчеләргә конкурс дипломнары һәм акчалата премияләр: 50 мең сум - I урын өчен, 30 мең сум - II урын өчен, 20 мең сум - III урын өчен (бер премия - беренче урын өчен, ике премия - икенче урын өчен һәм өч премия - өченче урын өчен).

     Конкурс нигезләмәсе кысаларында 5 нче төркем шәҗәрә эшләрен турыдан-туры Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына юллый.

     Муниципаль этап эшләрен агымдагы елның 15 нче апреленә кадәр Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсенә: 422250, ТР, Балтач районы, Балтач штп, Ленин урамы, 63 йорт адресы буенча тапшырырга була.

     2025 елгы «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрү тәртибе, сроклары, шартлары һәм критерийлары турында нигезләмәсе беркетелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International