Балтач муниципаль район башлыгының Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, курку белмәс, батыр йөрәкле ир-егетләребез! 

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйм. Бәйрәмнең асылы үзгәрешсез – Ватан алдында хәрби бурычларын үтәп кайткан һәм бүгенге көндә армия сафларында булган лачыннарның лаеклы бәйрәме, көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана ул. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү, туган илен чын күңелдән сөюче Ватан улларының  иң югары максаты булган һəм шулай булып калачак. Үз Ватанын, тынычлыкны сакларга тере калган булып иң элек ир-атлар баскан. Районыбыз җирлегендә яшәүче көчле затлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайтканнары да, бүгенге көндә хәрби бәрелешләр зоналарында булганнары да, хәрби хезмәт бурычын үтәүчеләр дә шактый. Шулай ук киләчәктә Ватан алдында хәрби  бурычларын үтәячәк егетләребез дә үсеп килә. Халкыбыз Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларның батырлыкларын данлап һәм хөрмәт белән карап яши. Сугыш, хәрби бәрелешләр корбаннарсыз булмый, илебездәге бүгенге вәзгыятькә дә җитди карап, аңлап кабул итәргә кирәк. Кешелек дөньясы сугышлардан, бәрелешләрдән ачы сабак алып, җир йөзендәге тынычлык, үз Ватанының, халкының иминлеге, бәхете өчен көрәшергә һәм һәрчак шуңа әзер булырга тиеш. Кайгылы хәбәрләр ил буйлап тыныч халык яшәгән күпме йорт бусагасын атлап керде. Украинада барган бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган райондашларыбыз илебезнең, районыбызның ватанпәрвәр асыл егетләре, чын каһарманлык үрнәкләре. Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган солдат егетләребезнең гаиләләренә яхшы хәбәрләр генә юлдаш булсын, ачы хәсрәтләр тигез тормыш агымын үзгәртмәсен иде. Өлешчә мобилизация кысаларында илебез чикләрен сакларга чакырылган, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт узучы егетләребез һәм аларның гаиләләренә дә күркәм сабырлыклар телим. Батыр уллар үстергән өчен солдат аналарына зур рәхмәтемне белдерәм. 

2025 ел - махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Әлеге ел - милли бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек символы. Ел дәвамында үтәчәк чаралар илебезнең бәйсезлеген, иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү булып торсын.
Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык, иминлек, хәрби бәрелешләр ветераннарына сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм хәрбиләргә уңышлы хезмәт телим. Илебез күге аяз, тормышыбыз имин булсын! Үсеп килүче яшь буынны да патриотик рухта тәрбияләүгә өстенлек бирик, Хәрби дан көннәре һәр гаиләдә хөрмәт белән искә алынсын, данлы тарихыбыз буыннан-буынга ядкарь булып күчсен! Ватан бер генә, аны яратыйк, саклыйк! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International