Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәләренең мәгълүмати-методик бүлекләре методистларының республика стажировкасы кысаларында Балтач районы Теләче, Әтнә, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарыннан кунаклар кабул итте. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, «Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге» директоры Ләйсән Эмитовна Мингалиева, Мәгарифне үстерү институтының һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Яковлева Людмила Александровна, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белемнәрен арттыру Идел буе төбәкара үзәге өлкән укытучысы Минһаҗева Гөлнара Габделәхәт кызы чарада экспертлар буларак катнаштылар. Стажировка 10 февральдә Норма урта мәктәбе һәм «Тургай» балалар бакчасында һәм 11 февральдә Балтач гимназиясе һәм 5 нче Балтач балалар бакчасында оештырылды. «Педагогик кадрлар кытлыгы шартларында педагогларга адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» дип аталган стажировка педагогларга методик ярдәм күрсәтүгә, мәгарифне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышуга, функциональ грамоталылыкны үстерүгә, мәктәп белән идарә итү мәсьәләләрен дөрес хәл итү юлы белән белем бирү сыйфатын күтәрүгә багышланды. Ике көн дәвамында методистларга чыгышлар, мастер-класслар, ачык дәресләр тәкъдим ителде. Икенче көнне һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге буенча күргәзмә оештырылды. Стажировкага экспертлар һәм методистлар тарафыннан уңай бәя бирелде.