«Наз " үзәгендә бөек полководец турында китаплар укыдылар

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

12 февральдә совет гаскәре башлыгы, Советлар Союзы маршалы Василий Иванович Чуйковның тууына 125 ел тула. Балтачның «Наз» үзәге социаль хезмәткәрләре 12 февральдә бөек полководец турында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрделәр, аның турында китаплар укыдылар. Өлкәннәр сүзләренә караганда, мондый әңгәмәләр социализациягә, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, кәефне яхшырта, патриотик хисләр һәм үз илең өчен горурлык хисе уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International