7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә.Балтачның «Наз» үзәге социаль хезмәткәрләре 7-12 февраль көннәрендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылар белән Татарстан Республикасы гербы турында әңгәмә үткәрделәр. Өлкәннәр әйтүенчә, мондый әңгәмәләр социализациягә, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, кәефне яхшырта.
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, аның ян ягында түгәрәк калкан, уң алгы аягы татар халык орнаменты белән уратып алынган кояш диск фонында күтәрелгән, аның нигезендә «Татарстан» язуы, канатлары җиде каурыйдан тора, калкандагы розетка сигез таҗ яфрагыннан тора.
Татарстан Республикасы гербы Татарстан флагы төсләрендә эшләнгән; түгәрәк формада. Гербның үзәк образы-канатлы барс-борынгы заманнарда уңдырышлылык илаһы, балаларны яклаучы. Татарстан Республикасы гербында Барс-республика гражданнарының һәм аның халкының яклаучысы.