"Доброволец Орленок" трегы кысаларында Татарстан Республикасы Балтач гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшь бөркетләре, ел саен 15 гыйнварда билгеләп үтелә торган “Бөтенроссия кышлаучы кошлар көненә” әзерләнә башладылар. Балалар, тәрбия буенча директор киңәшчесе Ләйсән Шакирова белән берлетә, көнбагыш һәм ярма алып килеп, шулардан кошчыклар өчен җим әзерләделәр. Азык әзерләгәндә балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Бәйрәм уңаеннан кошларга әзерләнгән "күчтәнәч" ләрен таратып, канатлы дусларын сөендерделәр.