Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм.
Раштуа гаиләләргә иң кыйммәтле бүләкләр - туганнар һәм дуслар белән аралашу шатлыгы, балаларның шат авазын, якын һәм кадерле кешеләрнең игътибарын һәм яратуын алып килсен.Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен! Раштуа бәйрәме котлы булсын!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин