Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмгә кайткан якташлар!
Сезне Балтач районы башкарма комитеты, район Советы һәм шәхсән үз исеменнән ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа – 2025 ел белән котлыйм! Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел артта калып бара. Һәр яңа ел – берьеллык узылган юлга тагын бер кат караш салу, башкарылган эшләргә, кылынган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.
2024 ел бик җиңелләрдән килмәде. Шул ук вакытта, ул һәрберебезнең тормыш кыйммәтләрен яңартты, яшәешебезгә, тирә-юньдәге вакыйгаларга, кешеләргә карата фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әмма нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык. Инде алдагы елларда да алдыбызга куйган максатларыбызны аклап барырбыз дигән өметләр зурдан.
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин