Татарстанның «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрдән 22-31 декабрьдә Татарстанның 4 эре сәүдә үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәләр сериясендә катнашуга гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә.
Ярминкәләр быел соңгысы булачак. 2024 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылган барлыгы 14 ярминкә уздырылды. Анда ярты мең кеше катнашты.
«Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк үзенчәлеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга сөрү өчен ел саен «Татарстан мин инде ул» бренды белән яңа ел ярминкәләрен үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. Аларда катнашу – бушлай», – дип сөйләде икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Түләүсез җиһазландырылган сәүдә урыннарында бөтен республикадан үзмәшгульләр ярминкә кунакларына бәйрәм бүләкләре - шоколад, бизәнү әйберләре, уенчыклар һәм милли колоритлы киемнәр, көндәлекләр, открыткалар һәм башкаларны тәкъдим итәчәк.
Ярминкәләр түбәндәге график буенча узачак:
АртЦентрМолл сәүдә үзәге:
Южный сәүдә үзәге:
МЕГА сәүдә үзәге:
Тандем СКҮ:
Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика эшкуарлыкны үстерү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – микрозаймнар, поручительлекләр, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Россиядә беренче үзмәшгульләр фестивале узачак.
Ярминкәдә катнашуга гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында сылтама буенча калдырырга мөмкин. Гаризалар акрынлап кабул ителә, хәзер дата буенча иң якындагы ярминкәгә алып барыла.
Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.