Анда Балтач районыннан 112 кеше эләккән – бу безнең төрле өлкәләрдә эшләүче иң яхшы белгечләр. Лауреатлар үзләрен платформада таба алалар https://gordost.tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, электрон мактау тактасын булдыру инициативасы белән республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыкты.
Кандидатлар хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде, ә төп таләпләр эш стажы, дисциплинар җәзалар булмау һәм югары һөнәри нәтиҗәләр иде. Хәзер платформада 4,8 мең предприятиедән 15 меңнән артык лауреат бар. Иң яхшы хезмәткәрләрнең исемнәре ел саен яңартылачак.
Барлык лауреатларны да котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез-республиканың горурлыгы һәм таянычы.
Бу уңыш яңа һөнәри җиңүләргә этәргеч булсын, ә сезнең тәҗрибәгез белгечләрнең яшь буынын илһамландырсын!