Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы 2018 нче елдан бирле даими уздырылып килә. Конкурс - үзеңнең яшәешеңә һәм гаиләң тарихына тагын бер кабат якыннан килеп карау, буыннар бәйләнешен саклап калу өчен уникаль бер мөмкинлек. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин указы буенча уздырыла торган Гаилә елында бу бәйгенең әһәмияте аеруча мөһим.
Балтач районы муниципаль этабына 1-3 төркем катнашучылардан 47 шәҗәрә кабул ителгән иде. Ә 5 нче төркем шәҗәрә эшләрен конкурс нигезләмәсе кысаларында конкурсантлар турыдан-туры Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына юлладылар.
Кичә, 12 декабрь көнне Казан шәһәрендә “Созвездие - Йолдызлык” театрында конкурсның республика этабында җиңү яулаучыларны котлау тантанасы булып узды. 2 нче төркем катнашучылар арасында республика күләмендә 2 нче урынны Шеңшеңәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Галиева Асылъяр яулады. 5 төркем катнашучылар арасында райондашыбыз - Түнтәр авылыннан Байрамова Тәһүрә “Бай шәҗәрә” номинациясендә бүләкләнде.