Инвалидлар декадасы һәм Яңа ел алдыннан “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен “Яңа ел могҗизалары” дигән мастер-класс үткәрделәр.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз куллары белән күләмле яңа ел бизәкләре ясап, бәйрәм кәефе тудыру.
Социаль хезмәт алучылар мавыгып үзләренең эшләнмәләрен кисеп алдылар һәм актив рәвештә үз фантазияләрен күрсәтеп матур итеп бизәделәр.
Мастер-класста катнашучыларның барысы да зур рәхәтлек, күтәренкелек һәм матур Яңа Ел кәефе алды!