10 декабрьдә инвалидлар декадасы кысасында “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясе” коррекцион сыйныфларда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан Яңа ел символын рәвешендәге гипс фигурасын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар кызыксынып эшкә керештеләр, хыялларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Һәр эш якты, индивидуаль һәм үзенчәлекле булып чыкты.