Марафон мастер-классов

2024 елның 6 декабре, җомга

Гаилә елы һәм инвалидлар Декадасы кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар өчен «Мастер-класслар марфоны» дигән чара узды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Бәхеткә дага» дигән талисман ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, катнашучыларга керү ишеге өстендә даганы ничек дөрес элү - талисманның тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Татар орнаменты рәвешендә броша ясау буенча мастер-класс та бик кызыклы үтте, татар халкының бизәлешенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Марафон гипстан ясалган фигураларны буяу белән тәмамланды. Фигураларны төрле төсләр кулланып буяганда балалар үз шәхси осталыкларын күрсәттеләр. Мондый эшләнмәләр фантазияне, төгәллекне һәм вак моториканы үстерә.

Белгечләр һәрбер кешегә кулдан ясалган әйберләр ясау техникасын үзләштерергә ярдәм иттеләр, материаллар белән эшләү нечкәлекләрен аңлаттылар һәм осталык серләре белән уртаклаштылар.

Чара җылы шартларда узды.  Балалар һәм әниләр мавыктыргыч мастер-классларда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International