Бүген Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле волонтерлар!
Ел әйләнәсендә башкарган гаять зур һәм игелекле эшләрегез өчен рәхмәт сүзләремне, бәйрәм теләкләремне кабул итеп алыгыз!
Сез – районда изгелеккә корылган күп кенә үзгәрешләрне башлап җибәрүчеләр. Адәм баласының әйләнә-тирәдәгеләргә риясыз ярдәм итәргә омтылуы бәяләп бетергесез күренеш.
Бөтен дөнья буенча волонтерлык эшчәнлегенә төрле милләт, дин һәм, иң мөһиме, төрле яшьтәге дистәләрчә миллион кеше җәлеп ителгән.
Вәзгыятькә бәйле рәвештә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан, бүгенге көндә волонтерлар хәрәкәте берләшмәләренә ярдәмгә кушылган 2001 волонтерыбыз бар. Өлкән яшьтәге абый-апалар, хезмәт яшендәге райондашларыбыз, яшьләр, мәктәп укучылары, “Көмеш волонтерлар”. Аларның һәркайсын бер максат - илебезнең имин киләчәге өчен көрәш берләштерә.
Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән алып, районыбыз солдатлары өчен һәрьяклап матди ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле волонтерлар! Шушы вакыт аралыгында районыбыздан барлыгы 80 миллион сумнан артык 226 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән.
Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә сез үзегезнең көндәлек эшегез һәм хезмәтегез белән зур өлеш кертәсез.
Киләчәктә дә, олы рәхмәтләргә лаеклы саваплы эш дәвамлы булсын. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин