Бүген район мәдәният үзәгендә, инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашлар белән очрашу узды

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген район мәдәният үзәгендә, инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашлар белән очрашу узды.

Түгәрәк өстәл форматында узган әлеге очрашуда район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм башка җаваплы җитәкчеләр райондашларыбызны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

Очрашуда шулай ук махсус хәрби операция зонасында җәрәхәтләнеп,хәзер шушы категорияга караган райондашларыбыз да бар иде. Аларның сораулары, фикерләре дә җитәкчеләрнең игътибарын шулай ук җәлеп итте. Тиешле эшләр башкарылып, мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның уңайлы яшәеше, матур киләчәге өчен кирәкле чаралар күрелер дип ышандырды җитәкчелек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International