Яхшылыкка ышану өчен, аны эшли башларга кирәк! Гаилә елы һәм инвалидлар декадасы алдыннан Балтач районында аз керемле, инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Торак йортны җылыту эшләре башкарылды, су кертелде һәм канализация үткәрелде. Су җылыта торган кран һәм кер юу өчен машина-автомат куелды. Районыбызның олы йөрәкле иганәчеләре Рамил Ринат улы Гарипов, Марат Таһир улы Минһаҗевка зур өлеш керткәннәре өчен, Булат Васил улы Мөҗипов һәм Ренат Рәшид улы Әсхәтҗановка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Янәшәдәгеләргз битараф булмаган райондашларыбызның ярдәме белән Гыйбадуллиннар гаилә учагы тагын да уңайлырак һәм җылырак булыр диеп өметләнәбез.