Балтач муниципаль районы башлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлавы

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бүген, ягъни 29 ноябрьда Татарстан Республикасы флагы көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны 1991 елда нәкъ шушы көнне раслады.

Республикабыз флагы яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора.

Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесен символлаштыра. Ак төсе –чисталык, сафлык, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе булып санала.

Татарстаныбыз, дөньяның барлык татарлары өчен флаг расланган көн - истәлекле тарихи мизгел.

Татарстан Республикасында гомер кичерүче барлык халыкны Ватаныбыз өчен уртак җаваплылык берләштерә. Һәр кешедә тәүге ватанпәрвәрлек хисләре дәүләтнең символларына ихтирам белән караудан башлангыч ала. Республикабыз, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурланып яшик!
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International