Никифоров укулары

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Талантлы, иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, үсеп килүче буынны Николай Михайлович Никифоровның тарихи-мәдәни, фәнни һәм әдәби мирасын өйрәнүгә, саклап калуга җәлеп итү максатыннан, 2024 елның 22 ноябрендә Балтач муниципаль районының О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе җирлегендә удмурт язучысы Н.М. Никифоровның 70 еллыгына багышланган «Никифоров укулары» III төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Ижевск шәһәренеӊ   фәнни-тикшеренү институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Костина Ксения Георгиевна, Татарстан Республикасының Балтач, Кукмара, Әгерҗе муниципаль районнары һәм Удмуртия Республикасының мәгариф оешмаларыннан педагоглар һәм укучылар катнашты.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашучыларны музыкаль номерлар белән сәламләделәр. Конференциядә 4 секция эшләде. Туган тел һәм чит телләр  укытучылары һәм тәрбиячеләр телләрне  укытудагы методик идеяләр һәм тәҗрибә белән уртаклаштылар. Катнашучылар өчен   сувенир әзерләү буенча мастер-класс оештырылды. Конференция ачык аралашу, тәҗрибә алмашу, телләр укытуда яңа ысуллар эзләү һәм заманча дөнья шартларында традицияләрне саклау өчен мәйдан булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International