Бик күп белүче кешегә карата әйтелгән сүзтезмәләр татар телендә дә, рус телендә дә мулдан. Белеме белән сокландырганнарны “галим”, “акыллы баш”, “йөрүче энциклопедия”, “йөрүче университет”, “эрудит” диләр.
Рус телендә “ума палата” дигән фразеологизм да бар бит әле. “Ума палата” фразеологизмы “гадәттән тыш акыллы” дигәнне аңлата. Бу очракта кешенең гаять зур акыл сәләте, киң белемле, искиткеч белемле булуы күздә тотыла.
21 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Ума палата” интеллектуаль уены үткәрелде. Чарага килгән кунаклар – Балтач урта мәктәбенең 10-В сыйныфы укучылары арасында белемлеләр барланды да инде. Катнашучылар “Умники и умницы”, “Где логика?” уеннарында фәннең төрле өлкәләре буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр.