Бүген "Хыял" яшьләр үзәгендә Балтач район Советы,Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара уздырды.
Чара коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләрендә юридик грамоталылык, коррупциягә каршы кануннар һәм хокуклар өлкәсендәге белемнәрен тикшерү буенча "Коррупциясез яшәргә хокукым бар!" дип аталган интеллектуаль уен рәвешендә барды.
Берничә раундтан торган әлеге уенда районыбызның 20 яшь белгече көч сынашты. Уенны Балтач муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәммәтҗанова, Балтач район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина, Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова зур кызыксыну белән күзәтте һәм үз фикерләрен җиткерде.
Уен нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүгенге чарада катнашкан һәркемнең күңелендә намуслылык, гаделлек, гамәл өчен җаваплылык хисләре, һичшиксез, тагы да арткандыр! Шуны онытмыйк,коррупциягә каршы көрәштә иң мөһиме- халыкның аңын үзгәртү, җәмгыятьтә коррупциягә түзеп тора алмаслык караш булдыру. Бу һәрберебездән тора!