Балтач муниципаль районында 95 яшьлек юбилей

2024 елның 17 ноябре, якшәмбе

Соклангыч та, сынаулы да гомер юлы үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, аны үзеңнән соңгы буыннарга җиткерү - олы бәхеттер.

⁣Районыбызның шундый акъәбиләренең берсе, Түбән Кенә авылында гомер кичерүче Майшәрәф Галимулла кызы Вәлиевага 95 яшь тулды! Юбилее белән котлап, аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Акъәбине без дә олуг гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Майшәрәф Галимулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннары, кадерлеләре янында хөрмәт-ихтирам тоеп, сөенечтә яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International