Бүген Балтач башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча җыелыш узды.
Җыелышта "МДСУ" оешмасының баш инженеры Марат Харис улы Каюмов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Искәндәр Рашат улы Мөбәрәкшин, Балтач шәһәр җирлеге җитәкчесе урынбасары Фиала Альберт кызы, районның төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Сәгъдиев Илфат Нурулла улы катнашты.
Мәгълүм булганча, районыбызда соңгы айда йөк машиналары катнашында ике юл һәлакәте булды. Шул сәбәпле, Айдар Фоат улы бистә урамнарында йөк машиналары йөрүне контрольгә алуны бурыч итеп куйды. Зур габаритлы машиналар мөмкин булганча бистәне әйләнеп үтәргә, шул рәвешле районыбыз халкының гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймаска тиешләр.
Район территориясендәге юл билгеләренең дә дөрес һәм урынлы куелуын тәэмин итәргә кирәк, юл кырларында йөк машиналарын калдыру - шулай ук юлда йөрүчеләргә куркыныч тудыра, вакытында тиешле чаралар күрергә кирәк, дип ассызыклады җитәкче.
Хөрмәтле райондашлар!
Тиздән кыш җитә, аның белән беррәттән юллар начарлануы да табигый хәл. Юлларны чистартканда юл кырларында, урамнарда калдырылган машиналар авырлык тудыра. Бозлавык вакытында тиешле тизлек сайламау - үзебезнең генә түгел, башкаларның да гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя. Шуны онытмыйк, һәрберебез үзенең гамәлләренә җаваплы караса, бик күп кенә бәла-казалардан сакланып калырга була.
Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, юлларда игътибарлы булыйк!