Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубы гөлбадранга багышланган чара үткәрде

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Җир өстенә тәүге кар ятты. Әле артык калын булмаганга, җәйдән калган корыган, кипкән үләннәр кырыс ноябрь җилендә баш  иеп, үткәннәргә сәлам биреп торалар. Алар җәйге төсләрен җуйган инде.  Ләкин игътибар белән карасаң, шундый матур алар! Әнә, әрем, менә монда ..., арырак – гөлбадран... Гөлбадран дигәне бигрәк матур:  төймә-төймә чәчәк.
    Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче, китап укучыларны  табигатьнең бар матурлыгын тоярга өйрәтүче  “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубы   “Гөлбадран – кояшның меңләгән күзләре”  дип аталган иҗади остаханәсен  әнә шул матур да, файдалы да гөлбадранга багышлады. Әлеге чара  15 ноябрь көнне Балтач гимназиясендә, 1 И сыйныфы өчен үткәрелде. Укучылар иң элек дару үләннәре турында мәгълүмат бирелде.  Ә  “Танып бел” уенында укучылар безнең якта очраучы дару үләннәрен яхшы белүләрен  күрсәттеләр.
    Чараның икенче өлешендә катнашучылар тозлы камырдан гөлбадран картинасын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International