Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “СТОП, коррупция!” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде

2024 елның 15 ноябре, җомга

13 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 - Б сыйныфы укучылары катнашында “СТОП, коррупция!” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. “Коррупция”, “мошенниклык”, “ришвәт”, “талау” кебек законга каршы булган гамәлләр укучыларга әкиятләргә бәйләп аңлатылды. “Хуплыйм” һәм “хупламыйм” дигән җавапларны аңлаткан яшел һәм кызыл смайликлар күтәреп, укучылар үзләренең фикерләрен белдерделәр. Чараның икенче өлешендә балалар “Гуси – лебеди”  әкияте буенча төшерелгән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International