Балтач районы Башлыгының Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 10 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле Балтач муниципаль районы Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәр-ләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Закон сагында тору, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бару — чын мәгънәсендә көчле рухлы кешеләр эше. Полициянең һәр вәкиле, үз хезмәт бурычын намуслы һәм фидакарьләрчә үтәүче буларак, кыюлык, түземлек, тырышлык күрсәтеп, район территориясендә хокук тәртибен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. Нәкъ менә сез законлылыкны, дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклаучы булып торасыз. Полиция хезмәткәрләре алга таба да җинаятьчелек белән катгый һәм киеренке көрәш алып барыр, районыбыз территориясендә тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәр дип ышанам. Сезгә батырлык, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык, югары фидакарьлек һәм көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.


Киләчәктә дә хезмәтегезгә тугры калып, үз бурычларыгызны илгә-көнгә зур бирелгәнлек белән башкарырсыз дип ышанып калам. Игелекле һәм катлаулы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.


Ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International