Балтач муниципаль район башлыгының Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм халыклар бердәмлегенең алга таба үсешенә, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга, икътисадый, сәяси һәм мәдәни элемтәләр ныгытуга ярдәм итә. Без, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп, нык, тату гаилә булып яшибез. Бүген бу безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык-илнең бөеклеге һәм куәте.

Татарстан конституцион принципларга таянып, икътисадый үсештә, халыкның тормышын яхшырту, социаль тотрыклылыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы үсә. Киләчәктә дә туган республикабыз сайлаган юлы белән нык һәм ышанычлы рәвештә яңа уңышларга ирешәчәк.

Сезгә тормышта зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы кәеф һәм тыныч эш көннәре телим. Һәркөн безгә тыныч күк йөзе һәм иминлек алып килсен!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International