Балтач муниципаль районы башлыгының Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бүгенге истәлекле көн илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.

Бердәмлектә көч, ди халкыбыз. Бердәм булып, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без көчле һәм хөрмәткә лаек халык.

Күпмилләтле Балтач районы халкы милли бердәмлек үрнәгендә туганлашып, дуслашып яши белә. Тарихи хәтерне саклап, башка диннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә яшәвебез бердәмлегебезне тагын да ныгыта. Кыйблабыз ачык, туры, аңлашып яшәвебез тормышыбызны рухи һәм икътисади яктан алга җибәрә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.

Хөрмәтле райондашлар! Республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә тазалык-саулык, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International