Балтач районы ЗАГС бүлегендә Россия Федерациясе гражданының беренче паспортлары тапшырылды

2024 елның 3 ноябре, якшәмбе

Балтач районы ЗАГС бүлегендә алда көтелгән бәйрәмнәр - Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре алдыннан 18 укучыга Россия Федерациясе гражданының беренче паспортлары тапшырылды. Бу вакыйга ата-аналар һәм якыннары катнашында тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Россия гражданы булу-зур хөрмәт. Паспорт алу-һәр яшүсмер тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Төп документны матур теләкләр белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова тантаналы рәвештә тапшырды. 
Җитәкчеләребез паспортта гаилә белән бәйле битләр булуын да искәртеп, киләчәктә аларның буш калмавын, яшь гражданнарга бәхетле киләчәк теләделәр.
Бүләкләү чарасында шулай ук Балтач районы “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Әлфия Тәкиева, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлап, үз илләренең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International