4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – илебездә бик матур һәм мәгънәле, эчтәлекле бәйрәмнәрнең берсе ул.
Әлеге бәйрәмне каршылап һәм “Сәнгать төне – 2024 “ акциясе кысаларында, 2 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы балалар бакчасында «Безне берләштергән бәйрәм бу!» - дип аталган тематик иртә үткәрделәр.
Чара барышында мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларга Россиянең күпмилләтле ил булуы хакында презентация ярдәмендә сөйләнелде. Балалар удмурт телендә җырладылар, татар, рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Китапханәчеләр тәкъдим иткән “Курчагымда милли киемнәр”, “Кулъяулыклы” уеннарында, төрле халык көйләреннән әйлән-бәйләндә балалар бик теләп катнаштылар.