31 нче октябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Спартакиада узды.
Барлыгы 12 балалар бакчасы : 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче балалар бакчалары, Норма, Кариле, Карадуган, Борбаш, Сосна, Кече Лызи балалар бакчалары, Шубан, Кенәбаш, Таузар берләшкән балалар бакчасы командалары ярышларда катнашты.
I баскычны тәкъдим итүче балалар 10 метрга йөгерү, басып тору хәленнән алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, ике кул белән туп ыргыту һәм 3х10 метрга йөгерү кебек дисциплиналарда нормативлар тапшырдылар.
Ярыш нәтиҗәләре "ГТО" ВФСК нормаларын тапшыру исәбенә керә.