Бүген Балтач муниципаль районы Советының ХХХХ утырышы узды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының кырыгынчы утырышы узды.

Көн тәртибендә ун мәсьәлә каралды: Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык социаль икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025нче елга, 2026-2027 нче елларның планлы чорына социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында, Балтач муниципаль районының 2024нче елга, 2025-2026нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында; Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше хакында; Балтач муниципаль районының 2024нче елга, 2025-2026нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында һәм башка мәсьәләләр.

Балтач район советы утырышын Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International