Балтач муниципаль районы башлыгының Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

Россия Президентының 2020 елның 23 мартындагы указы нигезендә, октябрьнең өченче якшәмбесендә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләнә. 
Урам-юл челтәрен ремонтлау һәм карап тоту - теләсә кайсы шәһәрнең, район һәм авыллар  инфраструктурасын үстерүнең өстенлекле юнәлеше. Районыбызның юллар төзекләндерү тармагында хезмәт куючылар республикабызның төрле почмакларында һәм районыбыз җирлегендә транспорт артерияләре буенча хәрәкәт итү мөмкин кадәр уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшли. Урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка район-шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. 2022 елгы хезмәт сезонында гына да юл төзелеше һәм юл инфраструктурасы белэн бергэ районыбызда 500 млн. сумнан артык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган. Шулай ук җирлекләрдә үзара салым акчасына башкарылучы эшләрнең саллы өлешендә дә юл төзелеше тармагында эшләүчеләрнең хезмәте ята.
Хөрмәтле, Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм! Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчегезне, һөнәри осталыгыгызны,тырышлыгыгызны бирәсез. Төрле табигать шартларында, кышын-җәен, көндез һәм төнлә юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең хезмәткә бәйле. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International