Балтач районы Башлыгының Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Кадерле өлкәннәребез! Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, ә әлеге истәлекле көн заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Бүгенге яшь буын өчен Сез – кыйммәтле байлыкка тиң тормыш тәҗрибәсенә ия Затлар.

Илгә лаеклы уллар-кызлар үстергән, гомерләре дәверендә туплаган тормыш тәҗрибәсен, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап, оныклар, оныкчыкларга тапшырган һәм бүгенге көндә дә тормыш дилбегәсен нык тотып, яшьләргә терәк-таяныч булып яшәүче әби-бабайлар, дәү әти һәм дәү әниләр – нәсел күрке! Заман авырлыкларына бирешмичә, илебез өчен көчегезне, хезмәтегезне кызганмагансыз.

Куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт Сезгә! Һәрвакыт якыннарыгызның җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез!

Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле өлкәннәр!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International