Район башлыгының Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!
Сезне ихлас күңелдән табигатьнең иң гүзәл вакытында билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды, ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп кыйммәтләре тигез-тату яшәүгә, яңа буынга гомер бирүгә, тормышта үз юлларын табарга булышуга нигезләнә.
Үз йортында бәхетле булган кеше генә - бәхетле. Яшәешнең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Бүгенге гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер искәртүгә тәгаенләнә. Районыбызда парлы корган тормышларын күркәм, гомер биргән балалары-оныклары өчен үрнәк булырлык итеп төзегән гаиләләр бихисап. Аларның күбесе бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче, бәхет-сөенечләрне парлап бүлешүче гаиләләр. Нинди генә очракларда да саф күңелләрен, җылылыкны саклап кала алган, бер-берсенә булган мәхәббәт һәм чиксез хөрмәтләрен еллар ташкыны да буйсындыра алмаган, саф хисләргә изге итеп караган гаиләләребезгә зур рәхмәт! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим.

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р.Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International