Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

2024 елның 16 июне, якшәмбе

      Хөрмәтле райондашлар!    
      Сезне, ихластан, Ислам диненең иң олы изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән котлыйм! Әлеге бәйрәм тормыш-яшәештә матди байлыклардан бигрәк, рухи кыйммәтләр - якыннарыбызның, туганнарыбызның игътибары, бердәмлеге,саулык-сәламәтлегебез, хәерле гомерләребез өстенлекле булуын искәртә, тынычлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатларны чагылдыра.
      Балтач районында яшәүче халыкның, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге, дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре -горурланырлык байлыгыбыз. Дини кануннарны төгәл үтәү, үзара аңлашып, милләтара тынычлыкны саклап дус-тату яшәүгә һәркем үз өлешен кертер, киләчәктә дә Балтачыбыз туганлык, динара хөрмәт үрнәге булып калыр дип ышанам.
      Шушы күркәм бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә һәрбер йортка, гаиләләргә бәрәкәт, иминлек һәм тынычлык иңдерсен! Изге ниятләребез, якты хыялларыбыз тормышка ашсын, чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Изге эшләрегездә һәрбарчагызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р.Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International