Балтач районы башлыгының Россия көне белән котлавы

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле  Балтачыбыз  халкы!  Сезне  чын  күңелдән  Россия  көне  белән котлыйм!

Дәүләт бәйрәме күп гасырлык тарихның аерылгысызлыгын, Ватанның бөеклеген һәм данын билгели, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, үз илебезгә тугрылыгыбызны, яраткан Ватаныбызга җылы рухи мөнәсәбәтебезне раслый.

Бу көнне без уникаль тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган Ватаныбызны хөрмәтлибез. Илебезнең киләчәктә дә көчле, бәйсез, икътисади алга киткән һәм социаль якланган дәүләт булырына ышыныч белдерәбез.

Бәйрәм киләчәк буынның иминлеге символы булсын һәм безгә иртәгәсе көнгә ышаныч бирсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, тынычлык, иминлек  һәм хезмәт уңышлары телим. Россия  көне илебез өчен горурлык хисләрен яңартсын, көч-куәт өстәсен һәм иртәгесе көнгә ышанычны ныгытсын!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р.Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International