Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы утырышы узды

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.

  1. Татарстан   Республикасы  Балтач   муниципаль   районы   җирле   үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазыйфаи затларына, Контроль-хисап палатасы рәисенә акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен  билгеләү турында» 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
  2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында бюджет процессы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

       3. Балтач муниципаль районының  депутатына, җирле  үзидарәнең  сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең  сайланулы  вазыйфаи затына  карата үзенең, шулай  ук  хатынының  (иренең)  һәм  балигъ  булмаган  балаларының  керемнәре, чыгымнары,  мөлкәте  һәм  мөлкәти  характердагы   йөкләмәләре   турында   дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат  биргән өчен, әгәр дә  бу  мәгълүматларны бозып  бирү  артык  зур  булмаса,  җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү Тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында.

      4.Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының маневрлы муниципаль торак фонды биналарыннан торак бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

      5. «Татарстан    Республикасы      Балтач  муниципаль  районы» муниципаль берәмлегенең 2024 елга  муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру буенча фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.

      6. «Татарстан    Республикасы  Балтач     муниципаль     районының  Мактаулы гражданы» исемен бирү турында.

      7. Балтач муниципаль районында Гаилә Елы кысаларында үткәрелә торган чаралар турында.

      8. Балтач  район Советының 2023 елда кабул  ителгән  карарларының  үтәлеше турында.

      9.Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International