«Гаилә архивыңны тапшыр» республика конкурсында катнашырга чакырабыз

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Сезнең гаилә тарихы Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында мәңге саклануын телисезме? Ул вакытта сез Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән "Гаилә архивынны тапшыр" конкурсында катнашуга гаризә бирә аласыз.

Шәхси документлар коллекциясен, фотографияләр, фоно, видео һәм башка шәхси материаллар тапшырып 20, 30 һәм 50 мең сум акча ота аласыз. Муниципаль этапка конкурс нигезләмәсе кысасында гаилә документларын Балтач районы башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча килтерә аласыз: Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Ленин урамы, 45 йорт. Барлык кызыксындырган сораулар буенча архив бүлегенә 2-56-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Конкурсның муниципаль этабында җиңүче гаилә архивы документларының төп нөсхәләре - Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклауга куелачак. Архивка документлар тапшырылса да, авторлык хокуклары документ ияләрендә калачак. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт архивы сайтында: https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International