Татарстанның Балтач районында "Демография" илкүләм проекты ЗОЖГА кушылырга ярдәм итә

2024 елның 7 мае, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә физкультура һәм спорт белән массакүләм шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр барлыкка килә.
Балтачыбызда да спортны якын итәр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруга көннән көн ныграк якынаюы бигрәк тә куанычлы.
Балтач үзәгендәге парк та бик күпләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде. Кичләрен бу паркта балаларның шат авазларын, яшьләрнең уйнап-көлгәнен ишетергә, олыларның талгын гына атлап, иркенләп, саф һава сулап йөрүләрен күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International