Хөрмәтле православие динендә булган райондашлар, кайткан кунаклар!
Сезне Олы бәйрәм - Пасха бәйрәме белән котлыйм! Май ае өмет-ышанычлар, яңару чоры. Быел бу ай башында православин динен тотучы райондашларыбыз иң изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Пасха бәйрәмен билгеләп үтә. Кызартылган йомырка, мичтә күпереп пешкән кулич бүген өстәлләребез бизәге. Кыскасы, яхшырак, күркәмрәк яшәргә омтылабыз. Язгы бәйрәмнәр безгә бу максатка гомуми тырышлыклар, хезмәт нигезендә ирешеп булуын искәртә. Хезмәт сөйгән Балтач халкы дус, тату яшәде һәм бу безнең уңышларыбызның төп нигезе. Тырыш, булдыклы халкыбыз булганда, уңышларыбыз мул булыр, һәркемгә сәламәтлек телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин