Кече Лызи мәктәбендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы тарафыннан “Киләчәк өчен җаваплы” дигән темага ВИЧ турында профилактик әңгәмә уздырды.
Шөгыльнең максаты - яшүсмерләрнең игътибарын СПИД белән көрәш проблемасына җәлеп итү, укучыларның сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәтен формалаштыру.
Балалар авыруның килеп чыгу тарихы, ВИЧ/СПИД проблемалары, аларны йоктыру юллары, профилактиканың төп чаралары турында белделәр.
Шөгыль ахырында мәгълүмати буклетлар таратылды.