“Кырым Росия тарихында” дигән темага шөгыль

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Кырымның Россия белән кушылу көненә багышлап Кече Лызи мәктәбендә “Наз”  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы тарафыннан  “Кырым Росия тарихында” дигән темага төркемле шөгыль үткәрелде.

Шөгыльнең максаты - балаларда патриотик хисләр формалаштыру, үз иле тарихына хөрмәт итү, Кырымда булган тарихи вакыйгаларга кызыксынуны үстерү.

Балалар Кырым тарихы һәм анның символикасы белән таныштылар. 2014 елның мартында булган вакыйгалар, ярымутрауның истәлекле урыннары һәм табигате турында белделәр, Россия Федерациясе һәм Кырым гимнын тыңладылар.

  Шөгыль “Кырым: кичә, бүген!” дип исемләнгән  танып-белү викторинасы белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International