Бүген Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының утыз дүртенче утырышын узды

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Бүген Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының утыз дүртенче утырышын узды.                                        
 
Көн тәртибе буенча Балтач районы эчке эшләр бүлегенең, контроль-хисап палатасы, башкарма комитет җитәкчесенең 2023 нче елдагы эшчәнлеге һәм Балтач  муниципаль районының 2023 нче елгы бюджет үтәлеше, «Татарстан   Республикасы    Балтач   муниципаль  районы»  муниципаль
берәмлегенең 2024 елга  муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү,  

«Балтач   муниципаль   районы»  муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны һәм иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау,

муниципаль җир  контролен  гамәлгә   ашыру   кысаларында   тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлегенә үзгәрешләр кертү,

«Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында» Балтач район Советының 2021 елның 19 августындагы 70 номерлы карарының үз көчен югалтуын тану, Балтач муниципаль районы җирле  үзидарә   органнарының   2023нче  елгы
эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләре һәм Татарстан  Республикасы Балтач муниципаль районының  балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралып, тиешле карарлар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International