Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы утырышы

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.

Көн тәртибендә каралды:

  1. Балтач   муниципаль   районы башкарма   комитеты җитәкчесенең  2023-нче елдагы  эшчәнлеге турында отчеты.
  2. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2023-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчеты.
  3. Балтач  муниципаль районының 2023-нче елгы бюджет үтәлеше турында отчеты (беренче укылыш).  
  4. «Татарстан   Республикасы    Балтач   муниципаль  районы»  муниципаль берәмлегенең 2024 елга  муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.
  5. Татарстан   Республикасы   «Балтач   муниципаль   районы»  муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны һәм иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
  6. Муниципаль җир  контролен  гамәлгә   ашыру   кысаларында   тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.
  7. «Авыл   хуҗалыгы   җирләрен  хосусыйлаштыру  вакытына   билгеләнгән җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә  түләүсез тапшыруның  уртача район нормасы турында» Балтач район Советының 2021 елның 19 августындагы 70 номерлы карарының үз көчен югалтуын тану хакында.
  8. Балтач муниципаль районы җирле үзидарә  органнарының 2023-нче елгы эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләре турында.
  9. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлегенең 2023-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.
  10. Татарстан      Республикасы    Балтач    муниципаль   районының    балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International