Балтачтв яшь мари пары өйләнешә, ә аннары тавыш бирә

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Балтач районы күпмилләтле халкы белән аерылып тора. Җирлектә яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тигез күреп хөрмәтләү, бердәм булып бәйрәмнәр үткәрү, төрле чараларда да бердәм булып катнашу – Балтач өчен дәрәҗә дә, горурлык та.


2024 елның 15 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә урнашкан 1093 номерлы сайлау участогында икеләтә күтәренке рух хөкем сөрә, яшь парлар - Оксана Владиславовна Федорова һәм Дмитрий Владиславович Кузнецовлар туй кунакларын сайлау участогына кадәр алып килделәр! Оксана белән Дмитрий Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда никахларын теркәделәр, тантана тәмамлангач, сайлау участогында Президент өчен тавыш бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International