Бөтен гаилә белән сайлауларга йөрү-яхшы традиция

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Бөтен гаилә белән сайлауларга йөрү-яхшы традиция. Сайлау яшенә җитмәгән балаларның сайлауларга килүе, сайлаучыларны күрүе аларның гражданлык позицияләрен ныгыта. Агач яфраклар белән бизәлә, кеше гаилә белән. Үзара хөрмәт, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылык нигезендә төзелгән гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле булачак.Балтач бистәсендә яшәүче Фирая Табрисовна һәм Наил Гарифҗан улы Габдрахмановлар да 2024 елның 17 март көнне сайлау участогына парлап барырга әзерләнәләр. Быел алар өчен мөһим вакыйга - бергә яшәүнең 40 еллыгы! Юбилярларны сайлау участогында истәлекле бүләк биреп, тәбрикләп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International